«Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы»н ачу уңаеннан Арча район Мәдәният йортында премьера узачак. 26 гыйнвар көнне «Әллүки» балалар театр студиясе Туфан Миннуллинның «Иптәш командир» спектаклен тәкъдим итә. Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
«Әллүки» балалар театр студиясе үзенең иҗади эшчәнлеген 2025 елның февраль аенда башлап җибәрә. Аның җитәкчесе – Ләйлә Мөхәммәтгалиева. Төркемдә 6-10 яшьлек 18 бала шөгыльләнә. Төркем үзенең эшчәнлеген өч юнәлештә алып бара: фольклор-этнографик күренешләр, спектакльләр кую, конферанс сәнгате. Студиянең репертуарында «Ат тоягы кыздыру», «Уракчы кызлар», «Нәүрүз», «Каз өмәсе» кебек күренешләр бар.