Арчада «Кырлай» мәдәният йортында «Аулак өй – көрәш» финал ярышлары узды. Финал ярышларында Татарстанның районнары һәм чит төбәктә укучылары катнашты. Әдәби көрәшнең темасы: «Җәлил һәм җәлилчеләр».
Конкурсның төп максаты – милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татарның үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклау. Конкурсның бурычлары – Татарстан Республикасы һәм Россия субъектларында балаларны һәм яшьләрне татар халкының гасырлык традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, туган телне, милли мәдәният кыйммәтләрен саклауга җәлеп итү.