15 февраль көнне Татарстанның Апас районы Иске Йомралы авылында бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган биология укытучысы Әминә Мингазиева-Хәйрованың «Игезәкләр каргышы» дип аталган китабын тәкъдим иту чарасы уза.
Әлеге повестьта барлык авырлык-михнәтләре белән чын авыл тормышы, ачы язмышлар сүрәтләнә. Ана мәхәббәте, сугыш чоры газаплары, туганлык мөнәсәбәтләре йөрәк аша үткәреп тасвирланган. Әсәр бүгенгебез һәм үткәнебез турында уйланырга чакыра.
Бу матур чарада Татарстанның мәдәни ресурс үзәге хезмәткәрләре дә катнаша.