Апас районы Мәдәният йортында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган зур әдәби-музыкаль кичә булып узды. Чарада район халкы, мәктәп укучылары, укытучылар һәм өлкән буын вәкилләре катнашты.
Чараны Башкарма комитет идарәчесе Ринат Гыйльфанов ачып җибәрде. «Тукай – безнең горурлыгыбыз, аның иҗаты буыннарны бәйли, телебезне һәм мәдәниятебезне сакларга ярдәм итә», – дип билгеләп үтте ул. Шулай ук ул «Тукай безнең күңелләрдә» дип исемләнгән район шигырь укучылар конкурсында җиңүчеләрне котлады һәм бүләкләде.
Котлулардан соң чараның театральләштергән өлеше башланып китте.
Кичә барышында Тукайның шигырьләре яңгырады, аның сүзләренә язылган җырлар башкарылды. Балалар шагыйрьнең әсәрләрен сәнгатьле итеп сөйләп, тамашачыларның күңелен яулады. Шулай ук сәхнәдән Тукай турында истәлекләр, аның тормыш юлына кагылышлы кызыклы фактлар да яңгырады.
Мондый чаралар яшь буынны туган телгә, әдәбиятка һәм мәдәнияткә мәхәббәт белән тәрбияләүдә зур роль уйный, дип билгеләп уза кичәне оештыручылар.
20 апрельдә көнне исә Апас район Мәдәният йортында театр икеайлыгы кысаларында Амина Минһаҗеваның «Сәйлән» пьесасы буенча куелган «Бибисарам – йөрәк ярам...» спектакле булды. Спектакльне «Заман» театр коллективы (Иске Юмралы авыл Мәдәният йорты) тәкъдим итте.
Бу тарих чынбарлыктан алынган: автор шифаханәдә бер ханым белән таныша, аның язмышы аны шулкадәр тетрәндерә ки, ул пьеса язарга карар кыла (геройларның исемнәре үзгәртелгән).
Спектакль сугыш елларындагы бер кыз язмышы турында. Колхоз рәисе аның намусын пычрата, һәм кыз, оятка түзә алмыйча, кечкенә кызы белән туган җиреннән еракка качып китәргә мәҗбүр була. Күп еллар үткәч, кызы әнисенең үлеменнән соң, аның хатын алып кайтып, әтисенә тапшыра. Хатта әнисенең гомере буе бары тик аны гына яратуы турындагы соңгы сүзләре. Әтисе дә гомере буе бары тик аны гына сагынып яшәгән булып чыга.
Тамашачылар спектакльдән бик тәэсирләнеп кайтты. Ахырда тамашачылар аягүрә басып, озак алкышладылар. Бу кичтәге вакыйга һәркемнең күңелендә тирән эз калдырды.