Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Апаста Асия Хәйруллина исемендәге I театр фестивале ачылды
Апаста Асия Хәйруллина исемендәге I театр фестивале ачылды

Апаста Асия Хәйруллина исемендәге I театр фестивале ачылды

06.10.2026
#Вакыйгалар

Апаста 5 октябрь көнне ачылган Асия Хәйруллина исемендәге I театр фестивале кысаларында Татарстан Республикасының Иделаръягы театр коллективлары 3 декабрьгә кадәр чиратлашып спектакльләр күрсәтәчәк. Шулай ук дәүләт театрлары да үзләренең спектакльләрен тәкъдим итәчәк.

Асия Хәйруллина исемендәге театр фестивале район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән атаклы татар артисткасы, профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган артисты, Түбән Барыш авылында туып-үскән данлыклы якташыбыз Асия Хәйруллинаны искә алу, аның исемен мәңгеләштерү, театр сәнгатен үстерү, районара мәдәни мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан һәм Апас халык театры оешуга  55 ел тулу уңаеннан оештырылды. Ул 5 октябрьдән 3 декабрьгә кадәр дәвам итә.

Асия Хәйруллина исемендәге беренче театр фестивале тантаналы төстә ачылды. Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Апас» якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев катнашты. Асия апа Хәйруллинаның кызы Наилә апа Кумысникова да кайтты. Шулай ук шәкертләре, дуслары авылдашлары да бик күп килгән иде.

Район мәдәният йорты фойесында Асия Хәйруллинаның иҗатына, тормыш юлына багышланган күргәзмә оештырылды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Асия апа турында хатирәләр яңартып, аның театр училищесына укырга кергән мизгелләрен сәхнәләштерделәр. Шәкертләре исә аның турында күңел түрендә сакланган истәлекләре белән уртаклаштылар.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин, фестиваль кунакларын җылы сәламләп, Асия Хәйруллина исемендәге I театр фестивален татар халык театрларын берләштерүен, милли сәхнә сәнгатен үстерүгә, яшь буында театрга һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итәчәге хакында әйтте. Район башлыгы Апас халык театрының 55 еллык бай эшчәнлеген билгеләп үтте. Үзенең бала вакытта театрга йөргән чакларын, спектакльләрдә уйнаган мизгелләрен искә алды, остазларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Дәүләт театрлары  халык театрларыннан башлана. Без бу фестивальне дә халык театрларына игътибарны юнәлтү, берләштерү максатыннан оештырдык. Фестивальгә бертавыштан Асия апа Хәйруллина исеме бирелде. Бу тарихи вакыйга. Фестивальнең киләчәге дәвамлы булып, тарихка кереп калыр. Үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә дә бер нигез булыр. Барлык катнашучыларга рәхмәт», – диде район башлыгы.

Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Апас» якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев, Асия Хәйруллина исемендәге беренче театр фестивален зур вакыйга булуын билгеләп узды, аны оештырырга тәкъдим иткән район башлыгы Айрат Җиһаншинга рәхмәт сүзләрен ирештерде.

«Халык театрының беренче фестивале Апаста уза. Бу бик зур эш, мөһим зур вакыйга. Аны 20-30 елдан соң да искә алып сөйләүчеләр күп булыр. Бик шатланып кайттык. Барыгызны да истәлекле вакыйга белән тәбрик итәм. Асия апа Хәйруллина – безнең зур байлыгыбыз. Бер йорттан ике Тукай премиясе лауреаты – Асия апа һәм аның кызы Наилә апа булу бик сирәк күренеш. Асия апа актриса гына түгел, ул фән эшлеклесе, профессор, күп артистлар тәрбияләп, үзеннән соң якты эз калдырды», – диде Марат Нуриев.

Асия апа Хәйруллинаның кызы, Совет һәм Россия рәссамы, декоратив-гамәли сәнгать эшлеклесе, сценограф, педагог Наилә апа Кумысникова әнисенең исемен мәңгеләштергән Апас районы җитәкчелегенә, халкына ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләр үстерү ресурс үзәге белгече Миләүшә Насыйбуллина фестивальнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Тантаналы ачылыштан соң февстиваль кунаклары Г. Камал театрының «Мәхәббәт FM» спектаклен тамаша кылды.

Канал RuTube Tatfolk

Башка яңалыклар

Арчада Рамил Курамшин исемендәге X…
01.10.2026
Бездә кунакта – композитор Зөфәр Хәйретдинов
Бездә кунакта – композитор Зөфәр Хәйретдинов
29.09.2026
Әлмәт төбәгенең «Кодагыйлар» ансамбле белән очрашуга чакырабыз
Әлмәт төбәгенең «Кодагыйлар» ансамбле белән очрашуга чакырабыз
17.09.2026
«Милли кунакханә»дә «Зирәк елга» фестивале турында сөйләшәбез
«Милли кунакханә»дә «Зирәк елга» фестивале турында сөйләшәбез
14.09.2026
Апас районы Коштавылында яңартылган Мәдәният йорты ачылды
Апас районы Коштавылында яңартылган Мәдәният йорты ачылды
09.09.2026
«Милли кунакханә»дә – танылган тарихчы-галим, фәнни мәкаләләр авторы Рәшид Амишев
«Милли кунакханә»дә – танылган тарихчы-галим, фәнни мәкаләләр авторы Рәшид Амишев
07.09.2026
Язучы, һәвәскәр музыкант Марсель Шәрәпов белән очрашуга чакырабыз
Язучы, һәвәскәр музыкант Марсель Шәрәпов белән очрашуга чакырабыз
03.09.2026

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.