Нәкъ 35 ел элек – 1991 елның 14 октябрендә Апаста Туган якны өйрәнү музее ачыла.
Музей сирәк очрый торган һәм уникаль экспонатларга бик бай. Гомуми фондны 9 939 берәмлек экспонат тәшкил итә. Һәм даими рәвештә 8 күргәзмә эшләп тора.
Болар турында тәфсилләп сөйләү өчен без студиягә Туган якны өйрәнү музее директоры Лилия Габбаз кызы Нәбиуллинаны һәм музей филиалы – Шәүкәт Галиев фатир-музее директоры Рүзилә Мәхмүт кызы Кәлимуллинаны чакырдык.
Бу очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.