Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Апас районы Коштавылында яңартылган Мәдәният йорты ачылды
Апас районы Коштавылында яңартылган Мәдәният йорты ачылды

Апас районы Коштавылында яңартылган Мәдәният йорты ачылды

09.09.2026
#Вакыйгалар

Татарстанда тагын бер яңартылган авыл Мәдәният йорты эшли башлады. 8 сентябрь көнне Апас районы Коштавылы мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты.

Төзекләндерү эшләре 2026 елның апрель аенда башланып киткән иде. Бина «Авыл клубларын төзекләндерү» республика программасы нигезендә яңартылды. Котшавылы Мәдәният йорты 1987 елда төзелгән, 2010 елда төзекләндерү эшләре башкарылган. Шуннан бирле яңартулар булмаган.

Мәдәният йортын ачу тантанасында Россия Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, район башлыгы Айрат Җиһаншин, «Апас» якташлар җәмгыяте вәкилләре катнашты.

- Коштавылында бүген бәйрәм – матур бина ачылды. Киләчәктә биредә бергә җыелышып бәйрәмнәр үткәрергә, тарихи вакыйгаларны билгеләп үтәргә, яшь буынны тәрбияләргә язсын, – диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.

Бина үз эченә китапханәне дә алган. Биредә авыл тарихын мәңгеләштерүче музей почмагы да булдырылган. Фойега бильярд һәм теннис өстәле куелган, яңа аппаратура, җиһазлар белән тәэмин ителгән. Якты, җылы, нурлы, чиста-пөхтә бинада эшләр өчен дә, ял итәр, күңел ачар өчен дә барлык мөмкинлекләр бар.

Россия Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин милли проектлар һәм алар нигезендә башкарылган эшләр хакында сөйләп узды, Коштавылы халкының шатлыгын бүлеште.

- Россиядә сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм башка өлкәләр игътибар үзәгендә. Зур шәһәрләр белән беррәттән кечкенә авыллар да яңара, төзекләнә, биналар калка. Мәдәният йортыгыз сезгә озак хезмәт итсен, – диде ул.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов Апас районының мәдәният йортларын, клубларны төзекләндерү буенча алдынгылар рәтендә булуын әйтте.

- Агымдагы елда гына да Татарстан Республикасында 22 бина төзелде һәм төзекләндерелде. Федераль һәм республика программалары нигезендә төзекләнгән биналар арасында сезнең мәдәният учаклары да булу – зур шатлык. Хәзерге вакытта районда Туган якны өйрәнү музее төзекләндерелә. Без Апас районына шатланып киләбез, сезнең уңышларны күреп сөенәбез, бирегә килгән саен яңалык күрәбез. Яңа юллар салына, биналар калка, эш урыннары булдырыла. Бу бик шатлыклы күренеш, – диде Ленар Хәкимҗанов.

Җитәкчеләр мәдәният өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләрне дә хөрмәтләде. Әлмәндәр авылы Мәдәният йорты мөдире Лилия Камалиева, Коштавылы Мәдәният йорты мөдире Тәскирә Хафизова «Мәдәнияттә казанышлары өчен» күкрәк билгесенә лаек булды. Төбәк Черкене Мәдәният йорты мөдире Любовь Антоновага Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Канал RuTube Tatfolk

Башка яңалыклар

«Милли кунакханә»дә – танылган тарихчы-галим,…
07.09.2026
Язучы, һәвәскәр музыкант Марсель Шәрәпов белән очрашуга чакырабыз
Язучы, һәвәскәр музыкант Марсель Шәрәпов белән очрашуга чакырабыз
03.09.2026
1 сентябрь – Белем көне уңаеннан укытучы Рамазан Кәбиров белән сөйләшәбез
1 сентябрь – Белем көне уңаеннан укытучы Рамазан Кәбиров белән сөйләшәбез…
01.09.2026
Бездә кунакта – Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева
Бездә кунакта – Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева
31.08.2026
Халыкара балалар мәдәни форумында катнашучылар белән таныштырабыз
Халыкара балалар мәдәни форумында катнашучылар белән таныштырабыз
31.08.2026
Тарихчы Ленар Гобәйдуллин белән очрашуга чакырабыз
Тарихчы Ленар Гобәйдуллин белән очрашуга чакырабыз
28.08.2026
Бездә кунакта – гармунчы, сәнгатькә гашыйк ханым Рәсүлә Яруллина
Бездә кунакта – гармунчы, сәнгатькә гашыйк ханым Рәсүлә Яруллина
26.08.2026

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.