Сезне халык һөнәрчелеге осталары белән таныштыруны дәвам итәбез.
Һәр төбәкнең оста чигучесе бар икәнен күптән ачыкладык. Актаныш районы хаклы рәвештә Ләйлә Галимова белән горурлана ала. Кунагыбызның күңел бизәкләрен сезгә дә тәкъдим итәргә булдык.
30 май 11.00 сәгатьтә «Милли кунакханәгә» рәхим итегез. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.