2022 елның 23-25 декабрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» ДБУ белән берлектә «Татарханә» проектын гамәлгә ашыра башлый.
«Татарханә» - «Татар киеме», «Татар табыны», «Татар ярышы», рубрикаларында татар халкының этномәдәни мирасын тәкъдим итүче тарихи-агарту проекты. «Татар табыны» циклы онлайн-форматта узачак (Ютуб мәйданчыгында).
«Татар табыны» рубрикасы татар халкының бөек улы, мәгърифәтче, тел галиме, язучы, тарихчы, этнограф Габделкаюм Габделнасыйр углы Насыйринең махсус хезмәте – «Наставления повару» багышлана. Шушы китаптан алынган рецептлардан «Кабак боткасы» / «Каша с тыквой» «Яшелчә ашы / «Зеленые щи», «Тутырган күркә ите» / «Индейка фаршированная», «Вак бәлеш» / «Вак бэлиш», «Балан бәлеше / «Пирог с калиной», «Миндаль белән печенье» / «Миндальное печенье», «Төелгән иттән кебаб» / «Рубленый кебаб», «Кара җимеш белән пирог» / «Пирог с черносливом» кебек милли ризыклар буенча мастер-класслар узачак.
Ютуб каналга сылтама:
23 декабрь https://www.youtube.com/watch?v=K08IszibF54
24 декабрь https://youtu.be/pmsnftEms0I
25 декабрь https://youtu.be/ZUPIPsV1Xho