Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. 21 март - Бөтендөнья шигърият көне
21 март - Бөтендөнья шигърият көне

21 март - Бөтендөнья шигърият көне

21.03.2024
#Вакыйгалар

Ел саен 21 мартта Бөтендөнья шигърият көне билгеләп үтелә. Ул 1999 елда Парижда узган ЮНЕСКО Генераль ассамблеясенең XXX сессиясендә оештырылган.

Бөтендөнья шигърият көненең максаты – шигырьләр аша тел төрлелеген саклау һәм юкка чыгу куркынычы астында булган телләргә дөньяга ишетелергә мөмкинлек бирү.

Бөтендөнья шигърият көне шагыйрьләрне хөрмәтләү, сөйләм традицияләрен тергезү, шигырь уку, язу һәм укытуга кызыксынуны арттыру, аның театр, бию, музыка һәм рәсем сәнгате кебек башка сәнгать төрләренә якынаюына ярдәм итү өчен менә дигән сәбәп.

Шигърият көне уңаеннан без сезнең игътибарга шигъри күчтәнәч – Гөлүсә Батталованың «Шигырь эзлим» шигырен тәкъдим итәбез. Бәйрәм белән!

 

ШИГЫРЬ ЭЗЛИМ...

 

Шигырь эзлим

табигатьтән,

искән җилдән,

аккан судан…

Бушанырга сәбәп эзлим,

Күңел чөнки шыплап тулган.

 

Кичерешләр чиктән ашкан,

нык җыелган,

тормыш баскан…

Гаеп ташлап карамагыз,

Язгы судай ургып ташсам.

 

Сәбәп эзлим,

сәгать эзлим,

Вакыт җитте, шуны тоям.

Тамчы-тамчы илһам җыям,

күтәреләм… җиргә коям.

 

Җир яшәрсен, күңелләрдә

Чәчкә атсын сулган гөлләр.

Шигырь бүген

һәр тереклек,

йөгерек су,

искән җилләр…

 

Хис-тойгылар, кичерешләр,

Барысы җыр – шуны тоям.

Сулган җаннар арулансын,

Тамчы-тамчы илһам җыям…

 

Сибелермен ләйсән булып –

Мөлдер-мөлдер күңел оям.

Шигырь эзлим,

илһам җыям…

 

Канал RuTube Tatfolk

Башка яңалыклар

Язучы, һәвәскәр музыкант Марсель Шәрәпов белән очрашуга…
03.09.2026
1 сентябрь – Белем көне уңаеннан укытучы Рамазан Кәбиров белән сөйләшәбез
1 сентябрь – Белем көне уңаеннан укытучы Рамазан Кәбиров белән сөйләшәбез…
01.09.2026
Бездә кунакта – Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева
Бездә кунакта – Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева
31.08.2026
Халыкара балалар мәдәни форумында катнашучылар белән таныштырабыз
Халыкара балалар мәдәни форумында катнашучылар белән таныштырабыз
31.08.2026
Тарихчы Ленар Гобәйдуллин белән очрашуга чакырабыз
Тарихчы Ленар Гобәйдуллин белән очрашуга чакырабыз
28.08.2026
Бездә кунакта – гармунчы, сәнгатькә гашыйк ханым Рәсүлә Яруллина
Бездә кунакта – гармунчы, сәнгатькә гашыйк ханым Рәсүлә Яруллина
26.08.2026
Арча районында «Арча читекләре» этно-фестивале гөрләп узды
Арча районында «Арча читекләре» этно-фестивале гөрләп узды
24.08.2026

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.