Санаулы сәгатьләрдән яңа 2026 елга аяк басабыз. Узып баручы елга нәтиҗәләр ясалып, киләсе елга яңа максатлар куелган чорда һәрберегезгә иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Әйдәгез, 2025 елны сезнең белән бергәләп шагыйрә, мөгаллимә Суфия Мостафина шигърияте һәм аның мандолина кылларын чиртеп, дөньяга фәлсәфи карашын уртаклашып озатыйк әле.
31 декабрь,14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез!
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.