Республика халкы «Каравон», «Сабантуй», «Семык», «Валда Шинясь», «Гырон быдтон», «Иван Купала», «Уяв» - урыс, татар, мари, мордва, удмурт, чуаш милли бәйрәмнәрен уздырды. Бу исемлекне керәшен татарлары билгеләп утә торган Питрау бәйрәме төгәлли.
Питрау ул җәйнең кыл уртасы. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре - игеннәрне урып җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә. Питрау җитте - җәй бетте, дигән әйтем бар. Әлеге бәйрәмгә бәйле сынамыш һәм әйтемнәр турында сөйләшергә һәм керәшен җырларын тыңларга студиябезгә Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаровны чакырдык.
15 июль 14.00 сәгатьттә «Милли кунакханәгә» рәхим итегез! Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.