Бүген мәгърифәтче, галим, фикер иясе, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы Каюм Насыйриның туган көне. Ул 1825 елның 14 (2) февралендә Татарстанның Яшел Үзән районы Югары Шырдан авылында туа.
Әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеген өйрәнгән вакытта, әдәбиятта энциклопедия жанрын Каюм Насыйри башлап җибәрде, дигән фикер бар. «Фәвакиһел җөласа фил-әдәбият» – беренче татар энциклопедиясе. Ул кеше акылы, фән, этика, тел мәсьәләләре, фольклор, әдәбият, музыка кебек темаларга багышлана, 40 бүлектән тора, 1884-1905 елларда 7 тапкыр басыла.
Аның китаплары Казанда гына түгел, хәтта Санкт-Петербургта да басылып чыга. Ул китап татар халкының гореф-гадәтләре, ырымнарына багышланган була.
Каюм Насыйри – татарларда беренче матбугат органы булдырган шәхес. Ул 1871 елдан ярымжурнал характерында еллык өстәл календаре чыгара.
Тәрҗемә итеп, фольклор әсәрләреннән файдаланып, әсәрләр иҗат итә: «Әбугалисина кыйссасы», «Кырык вәзир кыйссасы», «Фәвакиһел җөләса фил-әдәбият» һ.б.
Каюм Насыйри 1902 елның 20 августында 77 яшендә вафат була. Ул Казанда Яңа татар бистәсе зиратында җирләнгән.