«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале дәвам итә.
Яңа башланасы атна бик тыгыз булырга охшаган. Дүшәмбе көн без Зәй төбәге вәкилләрен алкышласак, сишәмбе алардан эстафетаны Бөгелмә районы кабул итеп ала. Шул хөрмәткә без студиягә Зәй район Мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатинаны һәм Бөгелмә шәһәренең «Татар мәдәнияте үзәге» директоры Алсу Мөкатдәсне чакырдык.
«Милли кунакханә»нең әлеге чыгарылышын 12 октябрь 11.30 сәгатьтә карый аласыз. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.