«Татарстанның мәдәни башкаласы» фестиваль-конкурсы ахырына якынлаша. Эстафетаны Яшел Үзән төбәге кабул итеп алды.
Республика сәнәгатендә дәрәҗәле урын алып торган төбәк мәдәният өлкәсендә дә сынатмас. Казан тамашачысын иҗади чыгышлардан тыш нинди күргәзмәләр, һөнәрчелекнең кайсы юнәлешләре белән таныштырырга уйлыйлар? Болар турында тәфсилләбрәк сөйләү өчен студиягә Яшел Үзән районы мәдәният идарәсе башлыгы Марат Минһаҗевны чакырдык.
11 октябрь 11.30. сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.