Күңелләрне табу-югалтуларга төреп тагын бер ел узып бара... Ел ахырында үткән эшләргә нәтиҗәләр ясый торган чак. Узып баручы ел күңелле, истәлекле мизгелләргә бай булды. Бусагада яңа ел!
Туасы елда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын! Кышкы көндә яуган ап-ак карлар җаныгызга чисталык һәм күңел күтеренкелеге алып килсен. Яңа – 2022 елда мин һәрберебезгә җан тынычлыгы, иминлек, яңадан-яңа үрләр яулау өчен ихтыяр көче теләп калам!
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
Ихтирам белән, ДБУ «Татарстанның мәдәният ресурс үзәге» директоры А.Р. Мифтахова