«Милли кунакханә»дә – ут күршеләребез. Билгеле булганча, Уфаның «Нур» татар дәүләт театрының Казанда, Камал театры бинасында гастрольләре башланды. Шул уңайдан без студиягә театрның күренекле актерлары, Башкортостанның атказанган артистлары Чулпан Раянова белән Айнур Баяновны чакырдык.
Әлеге әңгәмәнең шаһитләре буласыгыз килсә, 15 апрель 16.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез.
Тапшыруны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.