15 июнь көнне Г.Тукай әдәби музееның күргәзмәләр залында Татарстан Республикасының халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның күргәзмәсе ачылды. Ул «Төсләрдә милли хисләр» дип атала. Бу хакта безгә музейдан хәбәр итәләр.
Әлеге күргәзмә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның ярты гасырлык иҗади эшчәнлегенә багышлана. Рәссамның үз халкына, аның тарихына ихтирамы, милли традицияләргә тугрылыгы күргәзмәдә тамашачылар хозурына тәкъдим ителгән эшләренең төп эчтәлеген билгели.
Мөдәрис Минһаҗев – Россия гуманитар фәннәре академиясенең шәрәфле академигы, Шамил Бикчурин ис. премия лауреаты. Аның алты йөздән артык эше Татарстанда, Мәскәү, Санкт-Петербург, Бакчасарай, Симферополь һ.б. шәһәрләрдә күрсәтелде.