«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә. «Татарстанның мәдәният ресурс үзәге» тарафыннан нәшер ителүче «Түгәрәк уен» журналы мәдәният өлкәсендә хезмәт куючылар өчен чын мәгънәсендә кулланма әсбап булып тора. Без моны килгән хатлар, рәхмәт сүзләреннән торган кайтавазларга таянып әйтәбез.
Бүген журнал нинди планнар белән яши? Татар мәдәниятенең үткәнен, бүгенгесен тасвирлаучы басманың язылучылары артамы? Бу һәм башка сорауларга җавапны безгә «Түгәрәк уен» журналының баш мөхәррире Рәзинә Әхтәм кызы Исмәгыйлева бирер.
Әңгәмәне сез 11 октябрь көнне 14.00 сәгатьтә карый аласыз.