Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында безнең үзәк тарафыннан «Татарстанның чигелгән картасы» дигән проект тормышка ашырылды. Республиканың һәр районы үз җирлегенең картасын чигеп, соңыннан алар Татарстанның гомум картасы булып берләштерелде.
Әлеге чара турында тулырак сөйләр өчен без студиягә проектның фәнни җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Сөләйманова-Вәлиеваны чакырдык.
Татарстанның чигелгән картасын күрергә һәм җанлы әңгәмәнең шаһиты булырга теләсәгез, «Милли кунакханә»нең 15 ноябрь 15.00 сәгатьтәге чыгарылышына рәхим итегез.
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.