28-30 августта Татарстанда «Түгәрәк уен» XVI Бөтенроссия татар фольклоры фестиваль-конкурсы уза. Быел ул Казанда гына түгел, ә Татарстан Республикасының 5 муниципаль берәмлегендә дә - Апас, Азнакай, Балтач, Биектау һәм Чистай районнарынңда да үтә. Анда 28 август көнне Россия төбәкләреннән килгән фольклор коллективларын кунакчыллык белән каршы алачаклар, бергәләшеп концерт куячаклар.
29 августта 17:00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда Россия төбәкләреннән килгән коллективлар катнашында «Түгәрәк уен» татар фольклор бәйрәме ачылачак. Ул «Хәрәкәттә - бәрәкәт» проекты белән дәвам итәчәк.
30 августта «Түгәрәк уен» фестивале коллективлары «Уйнагыз, гармуннар» Халык иҗаты республика фестиваль-бәйрәмендә катнашачак. 11:00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән килгән иҗат коллективлары, татар эстрадасы йолдызлары катнашлыгында зур концерты узачак.
«Түгәрәк уен» фестивале - татар аутентик фольклорына багышланган Россиядәге бердәнбер фестиваль. Беренче тапкыр ул Ульяновск өлкәсенең Иске кулак районында Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге тарафыннан уздырылды. Фестиваль татарларның төрле этник төркемнәренең фольклор коллективларын берләштерә, шулай ук татар халкының бай, күпкырлы мәдәни мирасы белән таныштыра.
Чара Гаилә елы кысаларында уздырыла, «Мәдәният» һәм «Демография» милли проектларының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге тарафыннан үткәрелә.