Чараның тәүге концерты 20 октябрьдә Аксубай Мәдәният йортында башлана. Программада Татарстанның популяр башкаручылары катнаша. Аларның иҗаты шуның белән үзенчәлекле - җырларны башкарганда заманча яңгыраш та, электроник һәм фольклор жанрларын бергә бәйләп яңа әсәр тудырудан тора.
«Ямьле» вокаль ансамбле, заманча татар музыкасын андеграунд стилендә башкаручы Илгиз Шәйхразиев, танылган диджей Malsi Music, заманча җырларны удмурт телендә автор-башкаручы Shoner Pual чыгышы концертның башка чаралардан аерылып торуын курсәтә дә инде. Төрле музыкаль алымнарның бер яссылыкта берләшеп яңгыравы яңа кабатланмас музыкаль яңгырашның чыганагы булып тора.
«Истәлек» концертлары 28 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Мөслимдә, 2 ноябрь 13.00 сәгатьтә Олы Әтнәдә узачак. Билетларны «Пушкин картасына» да алырга мөмкин.
Әлеге концертларның максаты - тамашачыларны республикада яшәүче халыкларның телләре, гореф-гадәтләре, кием-салымнары, җырлары белән таныштыру. Тамаша кысаларында татар, урыс, чуаш, мордва, мари, удмурт, керәшен мәдәнияте белән якыннан танышу мөмкинлеге дә бар. Әлеге проект республикада яшәүче халыкларның телләрен саклауга юнәлдерелгән. Ул Татарстан хөкүмәте гранты хисабына уза.
Мәгълүмат чараларын аккредитацияләү: 5269169@mail.ru
Билетларны биредә сатып алып.