8 июнь көнне Сарманның район Сабан туе кысаларында «Сөлге туе» фестивале дә үткәрелде.
Фестивальнең максаты - татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, һөнәрләрен, милли бизәкләрне саклау, үстерү һәм киләчәк буыннарга тапшыру, ди чараны оештыручылар.
Фестиваль кысаларында бәйрәм кунаклары төрле сөлге үрнәкләре белән таныша алды, район оешмалары, агрофирмалар, авыл җирлекләре әзерләгән йорт-хуҗалыкларда остаханәләр эшләде. Чигү осталары теләгәннәрне сөлге чигәргә өйрәтте.
Район Сабан туеның тантаналы өлеше дә сөлге белән биюләрдән башланды. «Сөлге туе» фестиваленың матур бер өлеше булып чигүле сөлгеләр һәм гармунчылар парадлары торды.