«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале дәвам итә. Республикабызның муниципаль берәмлекләре мәркәзебез Казанга килеп, үз төбәкләренә генә хас үзенчәлекләре белән уртаклашып, тамашачының хөрмәтен яулый бара. Чиратта – Алексеевск төбәге. Тарихка бөек шәхесләр – химиклар, әтиле-уллы Арбузовларны, Россия кино сәнгатенә искиткеч талантлы артистлар, татар дөньясына бертуган Батталовларны биргән як бу имтиханда да сынатмас. Мәдәни чара 27 апрель көнне Казанның А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә узачак.
Шул хөрмәттән «Милли кунакханә» студиясенә Алексеевск район Мәдәният йорты методика бүлеге җитәкчесе Рәфидә Гатинаны чакырдык.
Әлеге чыгарылышны 24 апрель 11.00 сәгатьтә карый аласыз. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.