Сезгә бер өзек тәкъдим итик: «Айзадә белән Аппак икәүләп эт оясына кереп берегеп ятты. Август аеның төннәре салкын иде. Ике үксез бер-берсен җылытырга тырышты. Аннан-моннан гына такталар каккалап ясалган оя тишекләреннән җил өрә, инде ничә көннәр юньләп ашамаган, эчмәгән Айзадә салкыннан бөрешеп килде, бөтен тәне авыртып калтыранды. Кызның хәлен сизгән Аппак аның әле бер, әле икенче ягына чыгып, җылытырга тырыша, битләрен ялый, аяклары белән коча иде».
Тормышта яхшылык белән яманлыкның иң гади мисаллары һәм чишелештә матурлыкның тантана итүе белән тәмамлануын чагылдырган бу әсәр «Үксезләр» дип атала.
Бар эшне онытып геройларның уй-кичерешләре белән алар өчен җан атып укылган әлеге повестьның авторы – язучы, шагыйрә, республикада билгеле эшмәкәр Равилә Шәйдуллина. Ул «Милли кунакханә»нең 12 декабрь 11.00 сәгатьтәге чыгарылышы кунагы.
Күңелле, рәхәт очрашу галиҗанәп КИТАПка бер мәдхия булыр. Күрми калмагыз.
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.