«Милли кунакханәдә» кызыклы шәхесләр белән таныштыруларны дәвам итәбез.
Соңгы елларда милли киемнәрне көндәлек тормышта куллану арта бара. Милләтебез өчен сөенечле фал бу. Ихтыяҗ була икән, димәк, милли стильдә тегүче-чигүчеләргә дә эш арта дигән суз.
Башкалабызда чигүнең төрле алымын кулланып, милли киемнәр тегүче остаханәләр дә ачыла. Әлеге темага тәфсилләберәк сөйләр өчен без студиягә «Гүзәллек» остаханәсенә нигез салучы Наталия Гимадиеваны чакырдык. Рус милләтеннән булган ханым, янып-көеп татар милли сәнгатенә хезмәт итә икән, димәк, «Гүзәллек» чын мәгънәсендә дөньяны матурлыкка күмәчәк.
25 апрель 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханәгә» рәхим итегез. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.