«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә. Чираттагы кунагыбызның исемен атаганчы ук, күңелгә халкыбызның бер җыры килде. Анда шундый юллар бар:
«...Гармунчы булсын ярың,
Гармунчының буыннары саен мәхәббәт аның...»
Студиядә танылган музыкант, баянчы, «Чулпан» мәдәният үзәге солисты Айзат Шәйхелмәрдәновка исә бу җырны бераз үзгәртеп: «Гармунчының буыннары саен МОҢ аның» дип әйтәсе килә. 30 гыйнвар 11.00 сәгатьтә әлеге сүзләрдә хилафлык юк икәнгә сез дә ышанырсыз.
Безнең белән бергә булыгыз! Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.