Билгеле булганча, халык театрларының Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» фестиваль-конкурсы үз эшен төгәлләде. 11 декабрь көнне Г.Камал театрында киң күләм тамашачыга Гран-при яулаган спектакль тәкъдим ителәчәк.
Быел әлеге җиңүне Баулы татар халык театры коллективы яулады. Ә без Туфан Миңнуллинның «Шулай булды шул» пьесасын сәхнәләштергән режиссер, Бөтенсоюз смотрлары лауреаты Сәгыйть Мияссәр улы Әхмәтҗановны «Милли кунакханә»гә чакырдык.
Әңгәмә 4 декабрь 11.00 сәгатьтә булачак. Котлауларны сез дә ирештерә аласыз.
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.