
«Милли кунакханә»дә – чираттагы асыл кунагыбыз. Мин аны чын мәгънәсендә милләтнең киләчәге, дип атар идем.
Телебезгә, аның мәдәниятенә ихлас бирелгән һәм тормыш юлдашы итеп иң кыйммәтле байлык – рухи байлыкны үзенә мирас итеп алган Илзирә Алиәкбәрова белән очрашу сезгә дә тәэсир итми калмас дип уйлыйм.
8 август көнне 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.