Табигать-ана хатын-кызны бар яктан да камил яраткан. Алай гына да түгел, аңа төрле сәләтләр дә өстәп биргән. Гүзәл затларның шундый уңган-булган бер вәкилен – танылган аккардеончы Люция Камалованы студиягә чакырып, тагын бер кат бу сүзләрнең чынлыгына инанасы килде.
Эреле-ваклы гармуннарда халык көйләрен башкаручы гына түгел, ә республикакүләм фестиваль-конкурсларда җиңүче «Зәңгәр күл» вокаль ансамбле җитәкчесе дә әле ул.
Әйдәгез, 5 октябрь, 14.00 сәгатьтә Люция Камалованың иҗатын сезнең белән бергәләп бәялик. «Милли кунакханәгә» рәхим итегез!
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.