20 июнь көнне Казанда II Бөтенроссия балалар фольклориадасы ачылды. Балалар халык иҗаты фестивалендә Россиянең 80 төбәгеннән меңнән артык катнашучы бар. Алар – традицияләрне саклаучы яшьләр, фольклор, хореография, халык-җыр һәм инструменталь ансамбльләр артистлары.
Фестиваль кунакларын һәм катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ул Фольклориаданың иҗади үсеш һәм хезмәттәшлек өчен яңа горизонтлар ачасына, яңа очрашулар һәм дуслар бүләк итәчәгенә ышаныч белдерде һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламләвен ирештерде.
Фестивальне ачу тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, В.Д. Поленов исемендәге Россия Дәүләт халык иҗаты йорты директоры, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе каршындагы Матди булмаган мәдәни мирасны саклау буенча Россия комитеты рәисе Тамара Пуртова катнашты.
Быел фольклориадада катнашу өчен 71 балалар-яшүсмерләр коллективы (фольклор, хореография, инструменталь), 4 дуэт һәм 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге 13 солист-җырчы чакырылган.
Фольклориаданың төп бурычлары – матди булмаган этномәдәни байлыкны саклау, үсеп килүче буында борынгы традицияләргә һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт һәм горурлык тәрбияләү, балалар һәм яшьләр фольклор хәрәкәтен үстерү.
Фестиваль Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында 23 июньгә кадәр узачак. Фольклориада кысаларында иҗади очрашулар, күчмә концертлар, бәйрәм костюмлы йөреше, флешмоб – «Халыклар дуслыгы» әйлән-бәйләне планлаштырылган.