
Әлеге алхәбәрне гади генә бер сораудан башлыйсым килә. 1922 елда чыга башлап, дистә еллар буена татарның төп журналы булган, милләт гамен чагылдырган саллы «Казан утлары» басмасын кайчан соңгы тапкыр кулга алганыгыз бар? Ул хәтта Бөек Ватан сугышы чорында да, СССРда күп кенә газета-журналлар ябылып торганда да чыгудан туктамаган бит.
Журнал, анын бүгенге хәле, авторлары, абунәчеләре турында тәфсилләбрәк сөйләшү өчен без студиягә басманың баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинны чакырдык.
1август көнне 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.