Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Казан театрында Кәрим Тинчуринның 135 еллыгына багышланган дәресләр циклы башланды
Казан театрында Кәрим Тинчуринның 135 еллыгына багышланган дәресләр циклы башланды

Казан театрында Кәрим Тинчуринның 135 еллыгына багышланган дәресләр циклы башланды

01.02.2022
#Вакыйгалар

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда артист, драматург, режиссер Кәрим Тинчуринга (1887-1938) багышланган «Сүнмәс йолдыз яктысы» проекты кысаларында дәрес-очрашулар башлап җибәрелде. Дәресләр Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан оештырыла, дип хәбәр итә Татарстанның Мәдәният министрлыгы.

Беренче дәрескә очрашуга Татарстанның халык язучысы, Тукай премиясе лауреаты Рабит Батулла килде. Тинчурин мирасын өйрәнүгә зур өлеш керткән танылган әдип Казанның 13 мәктәп укучыларына биниһая зур әһәмияткә ия мәгълүматлар сөйләде. Рабит Батулла Кәрим Тинчуринның актерлык, режиссерлык, драматурглык эшчәнлегенә аерым тукталды. Аның сүзләренчә, Тинчурин татар театрын, әдәбиятен үстерүгә аерым зур өлеш керткән.

Укучыларны Тинчуринның «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», «Казан сөлгесе» кебек үлемсез әсәрләренең язылу, куелу тарихы кызыксындырды. Рабит Батулла укучыларга гомум татар әдәбияте, тарихына кагылышлы мәсьәләләргә дә тукталды. Мисал өчен укучыларга «Сак-Сок» бәетен, «Йосыф» кыйссасын укырга тәкъдим итте.  13 мәктәпнең директоры урынбасары Фидания Гобәйдуллина фикеренчә, «Сүнмәс йолдыз яктысы» укучыларда татар теленә, әдәбиятенә, тарихына кызыксыну уята.

«Сүнмәс йолдыз яктысы» проекты кысаларында дәресне театр музее җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова оештырды һәм алып барды. Рабит Батулла сүзләренчә, Розалия Чабатова җитәкчелегендә театр музее Тинчурин мирасын, иҗатын саклауда зур эшләр башкара. Шулай ук Рабит Батулла театр җитәкчелегенә Тинчуринның хатыны Заһидә ханымның каберен карап торганы өчен рәхмәт белдерде.

Тинчурин театры музеенда мәктәп укучылары катнашында дәрес-очрашулар һәр җомга көнне уздырылачак. «Сүнмәс утлар яктысы»нда галимнәр, артистлар, язучылар кунак булып киләчәк.

Баннер Youtube

Башка яңалыклар

Әлфия Афзалова иҗатын үстерү һәм…
13.10.2025
Апас районы Карамасар авылында шигырь бәйрәме узды
Апас районы Карамасар авылында шигырь бәйрәме узды
09.10.2025
«Милли кунакханә»дә - мөгаллимә, шагыйрә Миңлегөл Субаева
«Милли кунакханә»дә - мөгаллимә, шагыйрә Миңлегөл Субаева
09.10.2025
Бездә кунакта - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Риф Гатауллин
Бездә кунакта - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Риф Гатауллин
06.10.2025
Укытучы көнендә студиягә педагогика фәннәре кандидаты Раил Шәмсетдиновны чакырдык
Укытучы көнендә студиягә педагогика фәннәре кандидаты Раил Шәмсетдиновны чакырдык
03.10.2025
«Дәү әни-Дәү әти көне» республика акциясендә катнашыгыз!
«Дәү әни-Дәү әти көне» республика акциясендә катнашыгыз!и»
01.10.2025
Укытучы көне алдыннан Татарстанның атказанган укытучысы, әдәби тәнкыйтче Рамазан Кәбиров белән сөйләшәбез
Укытучы көне алдыннан Татарстанның атказанган укытучысы, әдәби тәнкыйтче Рамазан Кәбиров белән сөйләшәбез
01.10.2025

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.