Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Казан мэриясе «Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансына чакыра
Казан мэриясе «Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансына чакыра

Казан мэриясе «Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансына чакыра

21.08.2024
#Вакыйгалар

24 август көнне Казан мэриясе бинасы балконнарында «Казан тавышлары» дип аталган театральләштерелгән перформанс үтәчәк. Бер кичкә шәһәр администрациясе балконнары театр сәхнәсенә әвереләчәк.

Чара Казан шәһәре, Кремль урамы, 3 йорт адресы буенча узачак. Ул 20.30 сәгатьтә башлана. Мэрия балконнарыннан Казан театрларының әйдәп баручы артистлары рус һәм татар телендә шигырьләр укыячак, музыкантлар һәм җырчылар башкаруында музыкаль әсәрләр яңгыраячак.

Кичке перфоманс Татарстанның халык артисты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан камера оркестры чыгышыннан башланып китәчәк. Чарада Татарстанның халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Илья Славутский, Елена Ряшина, Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары Рамил Вәҗиев, Искәндәр Нуриҗанов, Илнур Закиров, Камал театры артистлары Ләйсән Фәйзуллина, Ришат Әхмәдуллин, Качалов театры артистлары Анна Макарова, Регина Габбазова, Тинчурин театры актерлары Артем Пискунов, Резеда Сәләхова һәм Кариев театры артисты Булат Гатауллин катнаша.

Шулай ук балконнардан Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артистлары Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Эльза Заяри, Анастасия Макарова, Динә Закирова һәм таланталы башкаручылар Матвей Козин, Михаил Урецкий, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Гөлназ Закирова һәм «Дорога Звезд» шоу-хоры чыгыш ясаячак.

«Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы Казан мэриясе тарафыннан 2021 елдан бирле үткәрелеп килә.

Канал RuTube Tatfolk

Башка яңалыклар

Мөгаллим Наил Төхфәтуллов белән очрашуга чакырып калабыз
15.10.2026
Апасның Туган якны өйрәнү музее турында Лилия Нәбиуллина һәм Рүзилә Кәлимуллина белән сөйләшәбез
Апасның Туган якны өйрәнү музее турында Лилия Нәбиулл…
14.10.2026
«Милли кунакханә»дә Теләчедән Фәния Галимҗанова белән очрашуга чакырабыз
«Милли кунакханә»дә Теләчедән Фәния Галимҗанова белән очрашуга чакырабыз…
12.10.2026
Апаста Асия Хәйруллина исемендәге I театр фестивале ачылды
Апаста Асия Хәйруллина исемендәге I театр фестивале ачылды
06.10.2026
Арчада Рамил Курамшин исемендәге X Төбәкара баянчылар, гармунчылар бәйгесе һәм «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале узды
Арчада Рамил Курамшин исемендәге X Төбәкара баянчылар, гармунчылар бәйгесе һәм «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале узды
01.10.2026
Бездә кунакта – композитор Зөфәр Хәйретдинов
Бездә кунакта – композитор Зөфәр Хәйретдинов
29.09.2026
Әлмәт төбәгенең «Кодагыйлар» ансамбле белән очрашуга чакырабыз
Әлмәт төбәгенең «Кодагыйлар» ансамбле белән очрашуга чакырабыз
17.09.2026

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.