Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Казан Кирмәнендә халык уеннары гөрләде
Казан Кирмәнендә халык уеннары гөрләде

Казан Кирмәнендә халык уеннары гөрләде

02.06.2022
#Вакыйгалар

1 июнь көнне Казан Кирмәненең Пушечный двор мәйданчыгы иртәдән кичкә кадәр балалар тавышыннан гөрләп торды. Биредә II төбәкара «UenFest»Татарстан халыклары традицион уеннары фестиваленең йомгаклау чарасы узды.

Чарага Татарстанның 11 районыннан балалар коллективлары җыелган иде. Алар барысы да «UenFest» фестиваленең финалына чыккан төркемнәр.

Фестиваль финалистлары чарада үзләренең осталыкларын күрсәтте. Жюри һәм күпсанлы тамашачылар игътибарына балалар халык уеннарын тәкъдим итте. Яшүсмерләр һәм балалар төрле милләт киемнәрендә җырлады, биеде, үз төбәкләрендә элек киң таралган халык уеннарын уйнады. Тамашачылар да карап кына утырмады, төрле милләтләрнең кызыклы уеннарында бик актив катнашты.

Аннары фестивальдә катнашучы балалар оештыручылар тарафыннан әзерләнгән төрле бәйгеләрдә катнашты, биремнәрне чиште, иҗади конкурсларда ярышты.

Ахырда мәртәбәле жюри җиңүчене сайлады. Быел җиңүгә Кукмара районының Яңа Каенсар авылы Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Инвожо» удмурт коллективы лаек дип табылды (коллективның җитәкчесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Әхмәтов). Балаларга Сочиның танылган «Сочи парк» аттракционнар паркына юллама тапшырылды.

  • Фестивальнең Гран-при ияләре
  • Балалар төрле ярышларда катнашты
  • Балалар төрле ярышларда катнашты
  • Фестивальдә катнашучылар
  • Фестивальдә катнашучылар
  • Балалар төрле ярышларда катнашты

Канал RuTube Tatfolk

Башка яңалыклар

1 сентябрь – Белем көне уңаеннан укытучы Рамазан…
01.09.2026
Бездә кунакта – Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева
Бездә кунакта – Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева
31.08.2026
Халыкара балалар мәдәни форумында катнашучылар белән таныштырабыз
Халыкара балалар мәдәни форумында катнашучылар белән таныштырабыз
31.08.2026
Тарихчы Ленар Гобәйдуллин белән очрашуга чакырабыз
Тарихчы Ленар Гобәйдуллин белән очрашуга чакырабыз
28.08.2026
Бездә кунакта – гармунчы, сәнгатькә гашыйк ханым Рәсүлә Яруллина
Бездә кунакта – гармунчы, сәнгатькә гашыйк ханым Рәсүлә Яруллина
26.08.2026
Арча районында «Арча читекләре» этно-фестивале гөрләп узды
Арча районында «Арча читекләре» этно-фестивале гөрләп узды
24.08.2026
«Милли кунакханә»дә «Әйлән-бәйлән» фольклор фестивале турында сөйләшәбез
«Милли кунакханә»дә «Әйлән-бәйлән» фольклор фестивале турында сөйләшәбез
18.08.2026

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.