
15 мартта татар театры сәнгате Камал театрын 27 ел буе җитәкләгән мөхтәрәм шәхес Шамил Закировны искә алачак.
Аның тууына 80 ел тулу уңаеннан әзерләнгән тапшыруыбызның кунагы - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, режиссер, мөгаллим Илдар Хәйруллин.
«Милли кунакханә»гә 14 март көнне 14.00 сәгатьтә рәхим итегез. Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.