Сезне республикабызда яшәүче кул осталары, аларның эшләнмәләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Студиябез чираттагы кунагы - Балтач төбәгенең Чутай авылында яшәүче Гөлзифа Нәҗипова. Ул балачактагы хыялын тормышка ашырып, туку станогында төрле келәм, паласлар тукый башлаган.
25 гыйнвар 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханәнең» чираттагы чыгарылышында Гөлзифа ханымның башка төр кул эшләрен дә күрергә мөмкин булачак. Тарихта калган туку сәнгатенең серләрен аның белән бергәләп чишәрбез. Безнең «Милли кунакханәгә» рәхим итегез.
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.