Табигатькә күз салсаң, анда ниндидер уяну тоясың. Рәхәт... Балачак, әнинең тәмле ризыклары искә төшә...
Безнең татар кухнясы искиткеч бит ул! Татар мохитында үскәч, мин нәкъ менә милли ризыкларга өстенлек бирәм, ди Казанда яшәүче 3 бала әнисе, пешекче Эльмира Камалиева. Аның белән аш-су серләрен сезнең белән бергәләп 1 февраль, 11.00 сәгатьтә " Милли кунакханә"дә ачыкларбыз.
Рәхим итегез! Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.