Кешелек һәрдаим үзенең үткәнен белергә омтылып яши. Нидер эзли, таба, киләчәккә күпер сала. Юкка гына халыкта «Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк» дигән гыйбәрә яшәми.
Әйдәгез, сезнең белән без дә чал тарихка сәяхәт кылыйк әле. Юлдашыбыз - танылган археолог, тарих фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Фаяз Шәрип улы Хуҗин булыр.
Бөек Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорындагы археологик табышлар турында әңгәмә һәрберебез өчен гаять кызыклы булачак.
15 декабрь 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез!
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.