3 июль көнне Болгар музей-тыюлыгында «Ага-Базар» дип аталган халыкара этномәдәни фестиваль узды. Быел ул беренче тапкыр оештырылды.
Билгеле булганча, X-XV гасырларда Болгар шәһәре һөнәрчелек һәм мәдәни тормыш үзәге санала. Биредә бик күп сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр эш итә. Болгарда танылган шәрыкъ базары - «Ага-Базар» эшли. Ул урта гасырларда халыкларны берләштерүче, гореф гадәтләрне, мәдәниятләрне баетучы олуг базар булып тора. Бүгенге көндә изге Болгар җирендә шушы базар янәдән торгызыла.
Фестивальнең үзәк мәйданчыгында урта гасырлардагыча ясалган «Шәрыкъ базары» гөрләде. Биредә кулдан эшләнгән күпсанлы товарлар тәкъдим ителде. Моннан тыш төрле тематик мәйданчыклар һәм һөнәрчелек остаханәләре дә оештырылган иде.
«AGA BAZAR» этномәдәни фестиваленең рәсми ачылышыннан соң, фестиваль сәхнәләрендә «Күп аһәңле Татарстан» республика конкурсында һәм «Иске-Казан түгәрәк уены» республика татар фольклоры конкурсында катнашучы һөнәри һәм үзешчән коллективларның инструменталь музыкасы яңгырады.
Теләге булган һәркем интерактив программаларда, мастер-классларда һәм традицион милли уеннарда катнашты.