Бәйгенең жюри әгъзалары үз эшен тәмамлагач, җиңүчеләрне котлау тантанасы кайда һәм кайчан булуы да билгеләнде. Финалистларны бүләкләү чарасы 6 декабрь көнне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20) Актлар залында узачак. Тантана көндезге сәгать 11дә башлана.
Бәйгенең финалистлары исемлеге
- Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
- Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
- Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
- Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
- Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче
- ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме (берләшмәсе)т
- Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты
- Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта
- Иң файдалы һәм популяр татарча видеоблог/видеоканал
- Татарстан Республикасыннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр интернет-проект
Чараны оештыручылар барлык интернет-проект авторларын да чын күңелдән бәйгенең финалына чыгулары белән тәбрикли һәм тантанада көтеп кала. Тантанага Википедия, ВКонтакте вәкилләре дә чакырулы.