Риваять буенча, 1902 елда әлеге авыл янындагы урманда, чишмә янында Балтай исемле дәрвиш яши башлаган. Бер вакыт ул авыл балаларының күңелен ачар өчен өрәңге яфракларына теренеп, авыл буйлап үткән. «Балтай» бәйрәме шулай барлыка килә.
Мордва мәдәниятенең әлеге борынгы бәйрәме нигезендә урман хуҗасы – аю хөрмәтенә мәҗүси догалар уку ята.
«Балтай» бәйрәме республика дәрәҗәсендә инде 1995 елдан бирле үткәрелеп килә. Анда Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән районнарыннан, Казан, Чаллы шәһәрләреннән, шулай ук Самара өлкәсеннән кунаклар катнаша.
Бәйрәмнең программасы
10:00 Кунаклар һәм катнашучыларның «йола аланына» чыгуы
10:30 Бәйрәмнең ачылышы
11:00 Фольклор коллективлары чыгышы, милли ризыклар белән сыйлану
12:00 Милли уеннар уздыру, «аю» сайлау
13:00 «Аю» җитәкчелегендә авыл урамнары буйлап йөрү
15:00 «Шумбра чи оят елгат» – «аю тиресен салдыру» йоласы