«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале кысаларында республиканың муниципаль район сәнгатькарьләре чыгышын фестивальнең узган елгы Гран-при ияләре – Арча төбәге башлап җибәрә.
Моңа бәйле рәвештә без «Милли кунакханә» студиясенә Арча районы Мәдәният йорты директоры Рамил Мөхетдиновны чакырдык. Сезнен игътибарга әлеге әңгәмәне тәкъдим итәбез. Сөйләшүне безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.