20 июль көнне Арча районы Ташкичү авылында «Сөлгеле капка» lll Ачык фольклор фестивале узды. Фестиваль татар традицион мәдәниятен саклау, халкыбызның фольклор иҗаты чыганакларын, бай халык авыз иҗатын, рухи мирасын ирештерү, онытылып бара торган борынгы йолаларны, халык җыр-биюләрен саклап калу, популярлаштыру, киләчәк буыннарга җиткерү, катнашучы коллективларга иҗади тәҗрибә уртаклашу максатында уздырыла.
Фестиваль елдан-ел үсә, киңәя бара. Быел чарада катнашу теләген белдереп 60тан артык гариза килде. Фестивальдә Арча, Балтач, Биектау, Казан, Кукмара, Яшел Үзән, Әтнә, Алексеевск, Теләче, Мамадыш, Апас, Балык Бистәсе, Оренбург өлкәсеннән килгән иҗат коллективлары чыгыш ясады.