Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Апаста «Тукай әсәрләре буйлап» дип исемләнгән театральләштерелгән әдәби-музыкаль кичә үтте
Апаста «Тукай әсәрләре буйлап» дип исемләнгән театральләштерелгән әдәби-музыкаль кичә үтте

Апаста «Тукай әсәрләре буйлап» дип исемләнгән театральләштерелгән әдәби-музыкаль кичә үтте

29.04.2025
#Вакыйгалар

28 апрель Апас мәдәният йортында Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына139 ел тулу уңаеннан «Тукай әсәрләре буйлап» дип исемләнгән театральләштерелгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чара Пушкин картасы проекты кысаларында өлкән класслар укучылары өчен оуштырылды.

Бөек шәхес турында күбрәк белгән саен, ул күңелгә якыная, аның иҗаты яңа яктан ачыла бара. Татар халкының кадерле мирасы булган әсәрләр иҗат иткән бөек шагыйрь Габдулла Тукай гомере буе михнәттә, ятимлектә, әти-әни назы күрмичә, газапта яшәгән. Язмыш аны авыр тормыш шартларында кыерсыткан, каккан-суккан...

Сөекле шагыйребезнең әсәрләрен бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән, хәзер без аларны өйрәнәбез, сәхнәләштерәбез. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

Тукайның шигыръләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне сакларга өнди. Апас мәдәният йортында узган чарада Г. Тукайның «Су анасы», «Шүрәле» әкиятләре, «Бала белән күбәләк», «Эш беткәч уйнарга ярый» әсәрләре күрсәтелде.

«Татар халкы Тукай белән горурлана. Карты да, яше дә Тукайны укый һәм аны олылап искә ала. Бугенге максатыбыз да – сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты аша татар теленең сафлыгын, бөеклеген укучыларыбызга җиткерү, буыннан-буынга тапшыру. Танылган шагыйрь гаҗәеп зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген күрсәтте. Кичәбезне Г. Тукай сүзләренә халык иҗат иткән «Туган тел» җыры белән тәмамладык. Бу көй җыр гына булып калмады: ул чын мәгънәсендә татар халкының гимнына әйләнде», ди чараны оештыручылар.

Баннер Youtube

Башка яңалыклар

Бездә кунакта - Көнчыгышны өйрәнү югары…
04.06.2025
Татарстанның халык шагыйре Лена Шагыйрьҗанның 80 еллыгына багышланган очрашуга чакырабыз
Татарстанның халык шагыйре Лена Шагыйрьҗанның 80 еллыгына ба…
03.06.2025
Татар көрәше турында танылган көрәшче Айдар Шәймарданов белән сөйләшәбез
Татар көрәше турында танылган көрәшче Айдар Шәймарданов белән сөйләшәбез…
03.06.2025
«Милли кунакханә»дә – «Иске Казан» музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Фәния Закирова һәм Әнисә Ганиева
«Милли кунакханә»дә – «Иске Казан» музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Фәния Закирова һәм Әнисә Ганиева
28.05.2025
Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан Ләлә Төхфатуллина белән сөйләшәбез
Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан Ләлә Төхфатуллина белән сөйләшәбез
26.05.2025
Габдулла Тукай музей-комплексы директоры Алина Мөхәммәтшина белән очрашуга чакырабыз
Габдулла Тукай музей-комплексы директоры Алина Мөхәммәтшина белән очрашуга чакырабыз
19.05.2025
Бездә кунакта - этномузыкант Руслан Габитов
Бездә кунакта - этномузыкант Руслан Габитов
14.05.2025

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.