Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Апас районында тантаналы рәвештә Ватан Сакчысы елын ачтылар
Апас районында тантаналы рәвештә Ватан Сакчысы елын ачтылар

Апас районында тантаналы рәвештә Ватан Сакчысы елын ачтылар

19.02.2025
#Вакыйгалар

18 февраль көнне Апас районында Ватан Сакчысы елын ачу тантанасы узды. Әлеге чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, район хәрби комиссары Наил Җантемиров катнашты. Шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татар мәдәни ресурс үзәге»нең фәнни-нәшрият бүлеге мөдире Гөлназ Гыйльфанова, сынлы сәнгать һәм декоратив-гамәли сәнгать секторы мөдире Люция Низамиева, «Апас» якташлар җәмгыяте әгъзасы Рафис Гаптелганиев та тарихи чараның шаһиты булды. Залда исә тыл хезмәтчәннәре, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, якыннары, хәрби хәрәкәт ветераннары, җәмәгать оешмасы җитәкчеләре урын алды.

Район мәдәният йорты фойесында Бөек Ватан сугышы еллары вакыйгаларын чагылдырган күргәзмәләр, экспозицияләр эшләде.

Тантаналы чараны район башлыгы Айрат Җиһаншин ачып җибәрде. Кунакларга мөрәҗәгать итеп ул: «Безнең районыбыз геройлары белән дан тота. Без Бөек Ватан сугышы елларында илебезне саклаучылар белән горурланабыз. Аларның батырлыгы киләчәк буын өчен нигез булып тора. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә рәхмәт, хөрмәт сүзләрен җиткерәбез. Тыныч киләчәк өчен гомерләрен биргән халкыбызның батырлыгы, истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр», – диде.

Аннары район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырдылар. Алар өлкәннәргә чиксез ихтирам һәм рәхмәтләрен җиткерделәр.

Мәдәният хезмәткәрләре исә Ватан Сакчысы елын ачу уңаеннан сугыш елларының ачылыгын чагылдырган тамаша әзерләгән иде. Язмышларга үтеп кереп, барлык хыялларны чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән, яшьлекләрен урлаган, хатыннарны тол калдырган, әниләрне елаткан елларны залда утыручылар күз яшьләре аша карады.

Канал RuTube Tatfolk

Башка яңалыклар

Радио көне уңаеннан студиябездә кунакта – «Тәртип…
06.05.2026
Бездә кунакта – «Хозур ТВ» телеканалы баш мөхәррире Исмаил Нәүширбанов
Бездә кунакта – «Хозур ТВ» телеканалы баш мөхәррире Исмаил Нәүширбанов
30.04.2026
Җырчы Аршак Алтунян белән очрашуга чакырабыз
Җырчы Аршак Алтунян белән очрашуга чакырабыз
29.04.2026
Апаста Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды
27.04.2026
Казанда Сабан туе бәйрәмен оештыручылар өчен семинар ачылды
Казанда Сабан туе бәйрәмен оештыручылар өчен семинар ачылды
21.04.2026
Арчаның Кылачы авылында йомырка тәгәрәтү ярышы узды
Арчаның Кылачы авылында йомырка тәгәрәтү ярышы узды
20.04.2026
Шагыйрә Лилия Гыйбадуллина белән таныштырабыз
Шагыйрә Лилия Гыйбадуллина белән таныштырабыз
20.04.2026

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.