22-23 июль көннәрендә Болгар дәүләт тарихи архитектура музей-тыюлыгында II Халыкара «Ага базар» этномәдәни фестивале узачак. Фестиваль узенә халык фольклор мирасын саклауны максат итеп куйган иҗат коллективларын, артист-музыкантларны берләштерә. Бәйрәмнең узәк мәйданында Россиядән һәм Татарстаннан килгән кул эшләре осталары, һөнәрчеләренең кабатланмас кул эшләре куелачак. Фестиваль чараларында теләгән һәркем катнаша ала.
«Халыкларның көнкүреш утары» мәйданчыгында Иделбуе халыкларының көнкүрешен, милли кием, кухнясын чагылдырган этнография кургәзмәләре эшләячәк. Һәр милләт вәкиле үз милли ризыкларының пешерү серләре белән уртаклашыр дип көтелә. Коймак, өчпочмак, чуашларның хупла, удмуртларның перепеч, мариларның комонменлы, мордваларның панжакаен утын ягып, мичтә пешереп курсәтү дә каралган.
Нәниләр һәм аларның әти-әниләре өчен төрле күңел ачу чаралары әзерләнә. Алар арасында өстәл уеннары һәм зирәклекне арттыру очен оештырылганнары да бар. «Уенфест» фестивале шәһәрчеге исә, гадәттәгечә, халык уеннарын, квестлар, осталык дәресләре, печән түмгәкләре лабиринты, күңелле музыкаль мизгелләр тәкъдим итә.
Бәйрәм мәйданчыкларының берсендә балалар фольклор коллективларының «Моңлы тамчы» («Звонкая капель») дигән фестивале узачак. Фольклор коллективлары чыгышларында театраль һәм музыкаль формада үз телләрендә халык йолаларын, гореф-гадәтләрен күрсәтәчәк.
Фестивальнең төп бизәлеше булып татар фольклорының «Иске Казан тугәрәк уены» фестиваленең узешчән һәм профессиональ музыкаль коллективлары торачак. Фестивальнең дәвамы булып «Кичке уен» узачак. Биредә халкыбызның мәңге югалмас тарихи мирасы белән танышырга мөмкин булачак.
Кичке музыкаль чараларда «Истәлек» иҗат төркеме артистлары катнашуында фолк-фьюжн һәм электрон жанрдагы әсәрләрне дә ишетергә мөмкин булачак.
22 июль 14.00-20.00 мәйданчыклар эшли
23 июль 11.00 фестивальне ачу тантанасы
Фестиваль кунаклары өчен автовокзалдан һәм Елга вокзалыннан түләүле маршрутлар йөриячәк