«Милли кунакханәнең» 11 ноябрь чыгарылышында сезнең игътибарга Мари Иленең Йошкар-Ола шәһәрендә эшләп килүче «Татар мәдәни үзәгенең» сәнгать җитәкчесе, Мари Иле һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гәрәй Мәгъсүмҗанов белән әңгәмә тәкъдим итәрбез.
Гасыр төпкеленнән гөслә уен коралын табып, халыкка кайтаручы милләтпәрвәр замандашыбыз тарафыннан җан өрелгән гөслә моңнарында бергәләп тирбәлербез. 11 ноябрь, 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханәгә» - моң иленә рәхим итегез!
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.