«Милли кунакханә»нең 27 гыйнвар, 14.00 сәгатьтә булачак чыгарылышында кадерле кунак-җырчы булачак. Халкыбызда «Хатын-кыз - гаиләнең учагы» дигән гыйбарә яши. Моңлы җырлары белән сәнгать дөньясында олпат урын алып торучы Рөстәм Закировның хәләле, виртуоз-музыкант Айрат Закировның һәм яшь җырчы Миләүшәнең әнисе – җырчы Люция Мусина белән гаилә, балаларга туган телне, гореф-гадәтләрне сеңдереп үстерү серләре һәм, әлбәттә, Галиҗанәп Җыр турында сөйләшербез.
27 гыйнвар 14.00 сәгатьтә чәйле-җырлы тәмле табынга рәхим итегез!