27 май - 1 июнь көннәрендә Казанда VIII Халыкара «Нәүрүз» театр-белем бирү фестиваль-форумы үтәчәк. Ул онлайн һәм офлайн форматта узачак.
Форумга гаризалар бирү инде февраль башыннан бирле бара. Гаризаны 15 апрельгә кадәр тапшырып була. Моның өчен әлеге сылтама буенча күчәргә кирәк.
Чарада катнашучыларны күп кенә кызыклы һәм файдалы чаралар - осталык дәресләре, лекцияләр, театраль тамашалар карау һәм башкалар көтә.
Форум кысаларында режиссер Лев Эренбург, актриса, режиссер һәм педагог Мария Шмаевич, сценограф Эмиль Капелюш, музыкант Александр Пантыкин, актер һәм режиссер Дмитрий Кошмин һәм башка чыгыш ясаячак.